ПАР I и. рус 1) Сыек яки каты матдә кисәкчекләренең күпләп очып күтәрелүеннән барлыкка килгән газ; бу. Исебез китте. Ишек төбендә – ризык кисмәге. Пар чыгып тора – чумар. И.Салахов. Авызыннан сулар килсә дә, пар бөркеп утырган өчпочмакларны этеп җибәрде. Ф.Яруллин

2) Атмосферадагы эссе һәм салкын һаваның тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә торган дым, томан. Цехта пар бөтерелә, пар айкала: көзге болытлар кебек тау-тау күтәрелеп, бөтен корпус буенча җәелә. И.Гази. Сулыш алганда, үпкәгә су парлары тула, кайнар су парлары тамакка тыгыла. М.Юныс. Җылынган һәм бик дымлы һава атмосфераның өске салкын катлаулары белән очршканда, су парлары болыт булып куера. Могҗизалар энциклопедиясе

3) Бик нык җылытылган дымлы һава. – Мунча әзер, әни. – Барыгыз, алайса, пары сүрелгәнче юынып алыгыз! Н.Гыйматдинова

4) Үсемлекләр бүлеп чыгара торган газ хәлендәге органик матдәләр (эфирлар һ.б.ш.). Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Ә.Еники

5) күч. Кызулык, дәрт, темперамент. Бөтен парың биреп омтыл алга, Үртәләмә йөрәк ярасын. Ф.Кәрим. Фазылҗанов, сугышчан әтәч кыяфәтеннән чыгып, үз кыяфәтенә кергән, пары яхшы ук басылган. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә