ПАПЬЕ-МАШЕ и. фр. Кәгазь вагыннан җилем, крахмал, гипс кушып ясалган масса; шул массадан ясалган әйбер. Укытучы өстәлгә ваза һәм аның кырына папье-машедан ясалган алма куйды да, шуларны ясагыз, диде. Н.Көбәш. Әйтергә кирәк, ул җитәкли торган нәфис сәнгать бүлегендә рәсем ясап, картиналар иҗат итеп кенә калмыйлар, интерьер дизайны буенча рефератлар язалар, папье-маше, архитектура буенча макетлар ясыйлар. Ватаным Татарстан |