ПА’ПКА и. нем. Эченә кәгазьләр, рәсемнәр салып яки кыстырып кую өчен тышча. Утыздан артык папка: приказлар, күрсәтмәләр, документлар, экипаж әгъзаларының чит ил паспортлары, таможня декларацияләре... М.Юныс. Икенче папка да шап итеп Таһировның алдына килеп ятты. Нәүбәт өченче папкага җитте. Ф.Яруллин. Бу документлар --- гестапоның «БСВ»ны фаш итү» дигән эш папкасына теркәлгән. С.Шакир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә