ПАПИ’РУС и. гр. 1) Күрәнчәләр семьялыгыннан озын сабаклы, төбендә кабырчыксыман яфраклы күпьеллык тропик үсемлек. Папирус тропик Африкада елга һәм күл буйларында акрын агымлы суда киң куе куаклыклар ясап үсә 2) Шул үсемлекнең сабагыннан телеп эшләнгән борынгы язу материалы 3) Шундый язу материалына язылган һәм хәзерге көннәргә кадәр сакланган кулъязма ядкәр. Антик чор галимнәренең китаплары (папирус төргәкләре), йөзләгән мәрмәр сын, йорт җиһазлары, стена фрескалары һәм әллә никадәр башка әйберләр табалар. Без тарихта эзлебез |