ПАПИРОС и. пол. Эченә тәмәке тутырылган кәгазь көпшә. Мин шинелемне киеп, тумбочкадан бер пачка папирос эләктердем дә ишеккә атладым. И.Салахов. Чыгып китәр алдыннан аңа ун сум, бер шешә көмешкә өстенә биш-алты папирос та бирделәр... З.Хәким. Мундштук яки папиросны авызга еш кабу, бик кайнар һәм әче азыклар ашау, иренне тешләү һәм ялау гадәте иренгә начар тәэсир итә. Р.Зиляева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә