ПАПА’ХА и. төрки Йонлач ягы тышка каратып тегелгән цилиндр формасындагы тирән мех бүрек. Мин Чапаев абыемны кинодан күреп беләм, Аңа охшарга тырышып, кара папаха киям. Җыр. Бүгенгедәй хәтеремдә: Ибрай солдат, папахасын салып, башын түбән иде. М.Сөндекле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә