ПА’НЦИРЬ и. нем. 1) тар. Металл пластиналарны һәм боҗраларны бер-берсенә беркетеп ясаган хәрби кием, көбә. Әгәр аны утыртып, алгы ягы белән үзебезгә борсак, панцирь кигән Урта гасыр рыцарен күрербез. Борынгы гасырларда Татарстан 2) зоол. Кайбер хайваннарның тиресе урынына үскән сөяк кабык. Аларның озын гәүдәләре панцирь белән капланган, ә ул панцирь ике рәт каты сөяк калканнардан һәм аеллардан тора. Борынгы гасырларда Татарстан 3) Хәрби корабларның, поездларның махсус металл тышлыгы; броня |