ПАНТЮРКИСТ и. гр. Пантюркизм тарафдары. Идел буе төрки-татарларның төрекләр белән этник һәм мәдәни якынлыгы, алар арасында мең еллар яшәп килгән әдәби, мәдәни элемтәләр турында сүз кузгатучыларны «пантюркист» яки «төрек шпионы» дип атарга --- гына торалар иде. Ә.Кәримуллин. Дүртенчедән, син – басмачылар башлыгы – ата пантюркист, панисламист, авантюрист һәм хаин Әнвәр пашаны яшертен күмүче. Р.Батулла. Пантюркистлар төрек телен яки ул телгә бик якын торган кырым телен барлык төрки халыклар өчен дә уртак тел итеп алуны дәгъва итәләр. Татар грамматикасы |