ПАНТОМИ’МА и. гр. Персонажларның уй-хисләре, теләк-омтылышлары йөз һәм тән хәрәкәтләре аркылы белдерелә торган театраль тамаша. Пантомима тамашачының өзлексез көлүе астында дәвам итә. И.Рәмиев. --- тамаша баштанаяк бары тик уен, җыр-бию һәм пантомимага корылган. Н.Исәнбәт |