ПАНТЕОН и. гр. 1) Нинди дә булса бер диннең яки мифологиянең барлык илаһлары төркеме. Тәңречелек мифологиясе пантеонында янә Умай, Йер-Су, Гуар/Куар һәм ут аллалары бар. И.Шәрипов

2) Борынгы грекларда һәм римлыларда төрле илаһларга багышланган гыйбадәтханә. Борынгы мәҗүсилек аллалары урынына Борынгы Мисырда Ра дигән аллага, Римда Юпитерга буйсынучы барлык аллаларга багышланган гаять зур пантеоннар пәйда була. Диннәр тарихы

3) Атаклы кешеләр күмелгән урынның гомуми атамасы. Халкыбызның милли азатлыгы, бәйсезлеге өчен корбан булган каһарман бабаларыбызның пантеоны булган бу изге җиргә хаҗ кылу – җаны туңа башлаган, милли, тарихи аңы томалана баручы адәмнәрне айныту өчен үзенә күрә бер мәктәп, әйтеп бетергесез зур сабак та. Ә.Кәримуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә