ПАНСЛАВИЗМ и. гр. Славян халыкларының этнос, мәдәният һәм тел уртаклыгы нигезендә берләшүен күздә тоткан сәяси идеология. Пантюркизм – урыс панславизмына каршы табигый рәвештә туган бер сәяси агым ул. М.Галәү. Самодержавие һәм рус буржуазиясе, панславизм байрагы астында Балкан дәүләтләренә ярдәм кулы сузган булып, Истанбул һәм атаклы бугазларны тартып алырга теләгән бер вакытта, --- Тукайның да симпатиясе Төркия ягында булган икән, бу – бик табигый. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә