ПАНСИОНАТ и. фр. к. пансион (2 мәгъ). Ялтага килеп төшкәч тә, Ялтаның матурлыгына, аның зифа буйлы кипарисларына, чәчәкләр эченә күмелгән пансионатларга да карамыйча, иң элек --- Галимҗан Ибраһимов янында буласы килде. Г.Кутуй. Бу мәктәп янына тора-бара яңа биналар корыла, --- Маньчжуриянең башка якларыннан укырга килгән татар балалары өчен пансионат эшли. Ә.Кәримуллин. Ял итәсе килә башлагач, «Парус» пансионатына барып, бераз ял итеп алырбыз. М.Юныс |