ПАНСИОН и. фр. 1) 1917 нче елга кадәр Россиядә һәм кайбер чит илләрдә үз тулай торагы яки интернаты булган, ябык типтагы, дәүләткә караган яки хосусый урта мәктәп. Мин атаклы педагог Сюар әфәнде пансионына йөрим һәм, тулай торакта урын җитмәгәнгә күрә генә, квартирда торам. А.Тимергалин 2) Яшәүчеләрне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итеп тора торган кунакханә |