ПАНОРА’МАЛЫ с. 1) Киң манзара ачылган. Яңа бинада 9 мең кв. м мәйданда «А» класслы офислары белән заманча бизнес-үзәк, 50 дән алып 150 кеше сыйдырырлык 8 заллы конгресс-үзәк, «4 йолдызлы» категориясендәге 213 кунакханә номеры, 200 кешелек панорамалы ресторан бар. Ватаным Татарстан. Моннан бөтен Димәшкъка панорамалы манзара ачыла. Шәһри Казан 2) Берничә ноктадан төшерелеп, 180 градустан да киңрәк күзәтү мөмкинлеге бирә торган 3) күч. Төрле яклап чагылдырган. Аның [А.Тимергалинның] 2007 елда басылып чыккан «Миллият сүзлеге» татарның милли космосын киң һәм панорамалы итеп ача. Фән һәм тел |