ПАНОРА’МА и. гр. 1) Биек яки ачык урыннан караганда күренеп торган киң манзара. Киев-Печёра лаврасындагы чиркәүләр, чаң сугарга көйләнгән кыңгыраулы манаралар, калкулык битендәге таш диварлар ерактан караганда бу урынның чыннан да изге булуын исбатларлык искиткеч панорама барлыкка китерә. М.Юныс. --- безнең дә бит Кәҗә тавының иң биек түбәсенә басып көньяк юнәлешкә карасаң, нәкъ шундый ук панорама дип хисләнәсең... Безнең гәҗит 2) Түгәрәк, ярымтүгәрәк бинаның яки бүлмәнең стенасына тоташ төшерелгән макетлы зур картина. Биредә яу кырыннан туган якларына исән-сау кайтып, сугышта алган яраларыннан вафат булганнар һәм тыл ветераннары истәлегенә барельеф-панорама ачылды. Ә.Дусайлы. Ишектән керүгә үк каршы алган панорама Брест крепостенда сугыш башланган көнне бөтен дөреслеге белән күз алдына китерергә ярдәм итә. Туганайлар 3) күч. Тарихи бер күренеш; күз алдына китерелгән яки сурәтләнгән эпизод. Тик шуны әйтеп үтәргә кирәк: киң тарихи панораманы күз алдына китерү идеясе белән мавыгып, автор ара-тирә гади тарих сөйләүгә күчә. Ф.Урманче. Күпсанлы пьесаларында халкыбыз тарихының гаять катлаулы, каршылыклы чорларының тулы панорамасы чагылыш таба. Казан утлары |