ПАННО и. фр. 1) Диварның яки түшәмнең махсус орнамент белән уратып алынган, нинди дә булса рәсем, бизәк төшерелгән өслеге. Ул интерьер яки бина фасадын бизәү, сәнәгый композиция яки мозаик панно эшләү, фасадны тышлау өчен кулланыла. З.Камалова. Аскы залда исә болгарларның ислам динен кабул итү мизгелен сурәтләгән мозаик панно һәм Ибн Фадланның Идел буена сәяхәт турында язмасы, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылып, үзенең лаеклы урынын алачак. Ватаным Татарстан

2) Дивар, түшәм өстендәге рәсем яки кабарынкы сурәт. Анда рәссам татар орнаменты стилендә бизәлгән панно, яулык һәм палантиннар тупламасын тәкъдим итте. Шәһри Казан. Күргәзмәдә салкын батик техникасында татар орнаменты стилендә башкарылган бизәкле ефәк панно, яулыклар һәм башкалар урын ала. Татарстан яшьләре. Адәм баласының бәхете, чигелгән панно кебек, төрле-төрле төсләрдән гыйбарәт. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә