ПАНИСЛАМИСТ и. гр. Панисламизм тарафдары. Бөек Октябрь социалистик революциясе чорында һәм аннан соң да татар панисламистлары контрреволюция ягында булдылар. Я.Абдуллин. Шовинист депутатлар Садри Максудига каршы дәлилләр таба алмагач, аны панисламист, пантюркист дип гаепләргә тырыштылар. Ә.Кәримуллин. Мөхәммәт Гайнуллин, Ягъфәров әдәбият дәреслегендә ата панисламист Исмәгыйль Гаспралыны мәгърифәтче дип буталганнар иде. Р.Батулла |