ПА’НИКА и. гр. Бер яки берьюлы бик күп кешене кинәт биләп алган көчле курку хисе һәм шуның нәтиҗәсендә аек акылны югалту. Паникага бирелгән яралылар, аның ыңгырашуына карамыйча, аны таптап уза, өстеннән атлап чыга башладылар. А.Шамов. Алар паника куптарган арада, икенче взвод менә бу таш йортларны атакалар. И.Гази. Кешеләр белән аралашканда, без әңгәмәдәшебезнең кәефеннән, халәтеннән йогышланабыз, я бер төрле (эчкерсезлеккә – эчкерсезлек белән, антипатиягә – антипатия, паникага – паника белән) җавап бирәбез. Ф.Зыятдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә