ПАНЕЛЬ и. нем. 1) Урамның ике ягыннан җәяүлеләр өчен ясалган юл; тротуар. Безнең шәһәребезне эре мозаика түшәлгән мәйданнар, төсле панельләр бизәп торачак. Эврика 2) Бинаның эчке стенасының такта яки башка материаллар белән тышланган аскы өлеше. Стенага агач панельләр ябыштырылган кечкенә генә кабинет. А.Тимергалин 3) Электр щиты, идарә пульты ише җайланмаларда контрольлек итү, сигнал алу һәм башка аппаратура урнаштырылган махсус каймаланган өслек. Ерактан идарә итү панеле. Контроль панеле 4) Җыелма конструкцияләрдән биналар төзү өчен кулланыла торган тимер-бетон яки башка материалдан ясалган плита. Арттан чаба кран-торна, Берсе тарта зур панельләр, Өлгерсен дип тизрәк өйләр. Ф.Яруллин. Панельләрдән корылган индустриаль кетәкләр төрек җиренә дә юл тапканнар. М.Юныс 5) махс. Шахта, карьер кебек урыннарда махсус аерып билгеләнгән турыпочмаклы яки квадрат участок, кишәрлек |