ПАНА’МА и. фр. Челтәрләп эшләнгән яки тукымадан тегелгән киң кырыйлы җәйге эшләпә. Катя, ваннадан кайтып ашап-эчкәч, тиз генә өстен-башын алмаштырды да ак күлмәктән, ак панамадан, күңелле җыр көйли-көйли, мәрмәр баскыч буйлап җилдәй җилфердәп төшеп китте. И.Гази. Панамасы белән (яңа егетләр инде киң кырлы эшләпәнең шулай аталганын беләләр иде) телефон аппаратын каплап куйган. Г.Кашапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә