ПАН и. гр. иск. 1) Иске Польша, Литва, Украина, шулай ук Белоруссиядә: алпавыт, барин. XI гасырдан алып әле немец рыцарьлары, әле швед боярлары, әле поляк паннары һәм иң ахырдан рус помещиклары тарафыннан тапталган, таланган бу илләр һаман да ирек ала алмаганнар икән! Г.Гобәй. Качтылар сатлык җаннар, Качтылар явыз паннар – Безнең утка түзәлмичә Егерменче елларда. Ә.Ерикәй. Биредә поляк паннары яһүдләрне арендаторлар, утар управляющийлары… һәм православие динендәге җәберләнгән украин крестьяннары арасында арадашчы буларак киң файдаланалар. Диннәр тарихы

2) Кайбер славян халыкларында өлкән ир кешегә хөрмәтләп эндәшү сүзе. – Хәерле көн, пан! – диде Гаяз. – Әйтегез әле, пан, Вонцево биредән еракмы? А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә