ПАЛЬТО и. фр. Гадәттә чабуы тездән югары булмаган һәм салкында киелә торган өске кием. Әмма безнең ул сеңел һәм энеләребез ялтыравыклы матур ботинкалар, кара, зәңгәр, соры кепкалар, җыйнак матур пальтолар кигән булырлар. Г.Бәширов. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто иде. Ә.Еники. Соңгы килүендә Суфияның пальтосы нәкъ үзе теләгәнчә тегелгән иде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә