ПА’ЛЬМА и. лат. Ботаксыз биек кәүсәсенең башында гына җилпәзә сыман як-якка җәелеп торган, эре яфраклы мәңгеяшел көньяк агачы. Сарай каршында шәмдәй төз, очларына яшел җилпәзә беркетелгән сылу пальмалар. М.Юныс. Бу кипарислар, бу пальмалар, магнолияләр, «бөек таллар», бу акация, лавр, олеандр куаклары, ун елдан соң килсәң дә, шулай тыныч кына үсеп утырмаслармыни? Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә