ПА’ЛУБА и. рус Суднодагы терәкләргә яки судно өстенә җәелеп яруслар хасил итә торган түшәмә һәм шул түшәмәнең судно стенасына орынып торган өлеше. Соңгы елларда кораб палубаларына такта җәйми башлаганнар. Аның каравы җәй көннәрендә комлап юылган җылы тактага яланаяк басып йөрүе, чиста палубага сузылып, кояшта кызынып ятуы шундый рәхәт була иде. М.Юныс. Егетләр инде өске палубага, күперчеккә менеп басканнар иде. И.Низамов |