ПАЛИ’ТРАЛЫ с. 1) Нинди дә булса палитрасы булган 2) Күптөрле төсләрдән торган. Алар [татар халкының үзенчәлекле ир-ат һәм хатын-кыз баш киемнәре, бизәкләп эшләнгән аяк киемнәре үрнәкләре һәм затлы зәркән-бизәнү әйберләре] асылташларның ачык палитралы булуы һәм үрмәле бизәкләп эшләнүе белән аерылып тора. Ислам – татарлар һәм мөселманнар 3) Күпкырлы, төрле, бизәү чаралары киң кулланылган. Әлбәттә, иң бай палитралы мәхәббәт лирикасы Пушкинда. Н.Хисамов. Кыскасы, Марсель Гыймазетдинов авыл тормышының бай палитралы сурәтен тасвирларга омтылды, авыл кешесе – игенчегә мәдхия җырлады. Ә.Дусайлы |