ПАЛИ’ТРА и. лат. 1) Рәсем ясаганда буяуларны кушып катыштыру өчен махсус җиңел такта яки катыргы. Көзнең барлык яме, Чуарлыгы Палитрага сыймый – Мин беләм. Н.Арсланов. Рәссам палитрасын да үзе белән алган 2) күч. Рәссам кулланган барлык төсләр, төсләр гаммасы 3) күч. Төрле нәфис әдәби тел чараларының барлыгы. Аларның жанр үзенчәлекләре әдипнең бай, оригиналь иҗат палитрасын гәүдәләндерә. Н.Ханзафаров |