ПАЛАЧЛЫК и. 1) Палач булу; палач вазифасы. Зинданның бөтен сәяси тоткыннары арасында күптән инде бер авыр шик бар иде: --- егерме елга каторгага хөкем ителгән тоткын Тарбашев палачлык хезмәтен үти икән. Г.Ибраһимов 2) күч. Җәберләү, җәзалау, асу-кисү күренеше, террор. Илләр белән без дә бергәләшеп Көрәш мәйданына чыгабыз, Чыгабыз да Җирдә кан коюга, Палачлыкка чикләр куябыз! Ш.Маннур |