ПАЛАЧ и. рус 1) Үлемгә хөкем ителгәннәрне берәр корал яки җайланма белән үтерүче кеше, җәллад. Чишелде бик соңлап табышмак: Палач өзгән Әхәт гомерен!.. М.Хөсәен. Сөю кошы, канат җилпеп, Сәлам бирмәс Палачка! Зөлфәт. Палачлар, кызмагыз! Без ирек куймабыз кешелек бәхетен буарга. М.Хөсәен. Нижегородцев ике кулы белән ишекне кыйный башлады: – Сез нишлисез, палачлар! И.Салахов

2) күч. Явыз изүче, җәзалаучы. Без «төрек-татар байрагы» ди идек. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык... Эшче-крестьянның палачлары булдык. Г.Ибраһимов. Көчлеләр күп, явызлыкка бирмиләр юл! Авызлыклый палачларны дөнья халкы, Ә бит халык тынычлык һәм хаклык яклы. З.Мансур. Без барыбыз да шуны белергә тиеш: халыклар палачы, канлы кара елан Гитлер үзенең мәкерле юлын Мюнхеннан башлады. С.Шакир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә