ПАЛА’ТКА и. рус 1) Тукыма яки башка тыгыз материалны казыкларга бау белән тарттырып ясалган вакытлы җиңел торак, чатыр. Ак палатка астында йокыга киткәнбез. М.Гафури. Ял иттек без палаткалар корып. Җиләк җыйдык яшел аланда. З.Мансур. Инде барысы да шактый арыган һәм тизрәк Зөя елгасы буена әйләнеп кайту, палаткалар корып, учак тирәсендә ял итү турында гына хыяллана иде. Б.Ситдиков 2) Вак сәүдә өчен төзелгән җиңел, ал ягы ачык, сүтеп җыела торган корылма. Авыл агайлары, чыбыркыларын билбауларына кыстырып, кибетләр рәте буйлап узалар, кибет, палаткалар алдына туктап, күлмәклек ситсы, чәй-шикәр, тоз, йөзем, тәмәке, төймә, каптырма, энә, җеп ише әйберләр сатып алалар. М.Галәү |