ПАЛАТАЛЬЛӘШҮ ф. лингв. Нечкә әйтелү, палатальгә әверелү. --- алгы рәт сузыклары янында тартыклар палатальләшәләр, йомшак әйтеләләр, ә арткы рәт сузыклары янында велярлашалар, каты әйтеләләр. Рус телендәге палаталь тартыклар белән чагыштырганда, татар телендәге тартыклар азрак «нечкәрәләр», палатальләшәләр. Татар грамматикасы |