ПАЛАТАЛЬ с. лат. лингв. Нечкә әйтелешле (тартык авазлар тур.). Рус фонетикасында бу фонема [т]дан аеручы дифференциаль билгеләр итеп беренчесенең палаталь һәм озын булуы күрсәтелә. Татар грамматикасы. --- алгы рәт сузыклары янында тартыкларның бары йомшак палаталь вариантлары гына --- килә ала. Барлык фонемаларның да диярлек икешәр аллофоны була – палаталь һәм веляр. Тартыкларның палаталь вариантларын белдерә торган аллофоннар бары алгы рәт сузыклары алдында очрыйлар. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә