ПАЛА’ТА и. лат. 1) Дәвалау йортларында авырулар ятып дәвалана торган аерым бүлмә. Ә ул үзе больница палатасында ук урта мәктәп программасы белән укый башлады. М.Шабаев. Больницаның ул шыксыз палаталарында унбиш-егермешәр кешедән дә ким булмас. Ф.Хөсни. Палатада тагын биш псих ята иде: тарих укытучысы, район гәҗитендә эшләүче шагыйрь, элекке партия шәһәр комитеты инструкторы, мунча директоры һәм яшелчә базасы нәчәлниге. З.Хәким

2) тар. Зиннәтләп эшләнгән, бик бай җиһазландырылган мәһабәт бина; пулат. Пушкинодагы патша палатасы үзенең зиннәтлелеге, байлыгы белән күпләрне сокландыра

3) Кайбер илләрдә парламентның яки башка хөкүмәт органының аерым бүлеге. Англия лодлары палатасының рәисе дә, бәлки, ул хокукы белән болардан уздыра алмас иде. Ф.Әмирхан. Югары палата. Түбән палата. Ике палаталы парламент

4) Нәрсә белән дә булса идарә итә торган кайбер дәүләт учреждениеләренең исеме. СССРдагы һәр басмаханәдә чыккан китапның 25 данәсе Үзәк китап палатасына җибәрелә. Ә.Кәримуллин. Хисап палатасының һәм Русфиннадзорның рәсми мәгълүматларына караганда, һәр елны Россия бюджетыннан триллионга якын сум акча урлана. Р.Юсупов. Париж сәүдә палатасының исәпләүләренә караганда, бөтен дөньядагы өч миллион кеше ел саен дүрт мең халыкара конференциядә катнаша. Әдәп төбе – матур гадәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә