ПАЛАС и. фар. Кулдан яки машинада тукылган йончасыз, шома келәм. Палас өстендә йомшак кәнәфи, ике кресло һәм өстенә кыйммәтле, бәйләнгән эскәтер япкан түгәрәк өстәл. Г.Коләхмәтов. Пакь итеп юылган сары идәнгә бусагадан ук чуар палас сузылган. Г.Бәширов. Киленебез Гөлчәһрә үз куллары белән тукыган палас. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә