ПАЛАНТИН и. фр. 1) Хатын-кызлар өчен мехтан, ефәктән яки хәтфәдән эшләнгән купшы киң япма. Йомшак йонлы палантин. Туташ зәңгәрсу палантин ябынган иде

2) Гадәттә мамыктан челтәрләп бәйләнгән зур һәм киң шарф. Модельерлар тәкъдим иткән башлыкларны ошатмасагыз, алар урынына шәл, яулык яки палантин бәйли аласыз. Шәһри Казан. Ул шәл бәйләү өчен эш кораллары гына ясап калмый, ә мамык шәлләр, палантиннар, оекбашлар бәйли. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә