ПАЛАНКИН и. португ. Ике озын киртәгә беркетелгән, өсте һәм кайвакыт янтыклары да бөркәүле утыргыч яки ятак рәвешендә ясалган, берничә кеше күтәреп йөртә торган юлчы йөртү җайланмасы, михәффә. Дүрт хезмәтче паланкин күтәреп Бонифаций чыгасы тарафка чабалар. Р.Батулла. Кияү яссы таш өстенә баса да берничә кешенең ачык кызыл төстәге сари кигән, бик күп бизәнгечләр таккан кәләшне агач паланкин белән күтәреп чыкканнарын көтә. Татарстан яшьләре |