ПАКЬЛЕК и. кит. 1) Пакь, чиста, керсез булу. Хәзрәт хәзер инде үз бүлмәсендәге намазлыкның пакьлегенә ышанмый башлады. Ф.Әмирхан. Каеннарның ак мәрмәр кебек кәүсәләре тирә-якны яктыртып җибәргәннәр, алардан бер җиңеллек, пакьлек бөркелеп тора кебек. Г.Әпсәләмов. Ак төс пакьлек билгесе буларак гомумән картинаны эчтән яктырткан кебек. Ә.Миңнуллина

2) күч. Бозык уйлардан, начар хисләрдән азат булу, сафлык. Безнең Исергәптә намусның сафлыгын, иман пакьлеген саклау шулкадәр зарур иде. М.Юныс. Ләкин Син бит миндә Пакьлек күрәлмадың. Сафлыгымны җанга бикләп куям. Р.Әхтәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә