ПАКЬЛӘ’Ү ф. 1) Чистарту, тазарту; сафландыру, пычрактан арындыру. Аның кичә кич, төнлә шәригатьчә пакьләгән киемнәре – һәммәсе куырылып катканнар. Ф.Әмирхан. Үз баласын ул юа, пакьли, теле белән ялый. Г.Тукай

2) күч. Начарлыклардан яки бозык уйлардан, хисләрдән, начар теләкләрдән арындыру. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. Г.Тукай. Килде көннәр, исте җилләр, нинди сулар акмады, Якты ирек көне килде, дөнья йөзен пакьләде. Г.Камал

Пакьләп бетерү Тулысынча, ахырынача пакьләү

Пакьләп кую Пакьләгән хәлгә китерү

Пакьләп алу Тиз арада, аз гына пакьләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә