ПАКЬЛӘНҮ ф. кит. 1) Сафлану, керсезләнү, чистару. Хәзрәт хадимнән икенче киемнәр, шәригатьчә юылып пакьләнгән киемнәр сорарга тотынды. Ф.Әмирхан. Госел бабы – Коръәндә юыну, пакьләнү турындагы бүлек. Г.Исхакый. Олы бер вакыйга алдында торуларын хәзрәт Хәлимгә дә сиздерде. – Улым, сиңа да тәһарәт алып пакьләнү фарыз булыр, – диде. Г.Бәширов

2) күч. Бозык хисләрдән, начар ниятләрдән арыну. Сине тыңлап һәммә таптан, һәммә кердән сафланам, сафланам да, пакьләнәм дә: Алла, Алла, Алла! – дим. С.Сүнчәләй. Бәлки, кирәктер бу – хатының, балаларың белән аерылышу? Тансыклык тойгысы уяту, сагыну, пакьләнү өчен. М.Юныс

Пакьләнә бару Әкренләп, аз-азлап пакьләнү; эзлекле рәвештә пакьләнү

Пакьләнеп бетү Тәмам, тулысынча пакьләнү

Пакьләнеп китү Пакьләнгән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә