ПАКЬ с. фар. кит. 1. 1) Саф, чиста, ару, болганмаган, пычранмаган (сыеклык тур.). Берәү дә судан пакь, сөттән ак түгел. Мәкаль 2) Чип-чиста итеп юылган, чистартылган, тазартылган, керсез. Безнең залның ак, пакь караватларында авыру солдатлар буй-буй тезелеп ятканнар. Г.Ибраһимов. Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең... Г.Тукай 3) күч. Начар ниятләрдән яки начар хисләрдән азат, саф, керсез. Күпме тамды пакь күңелдән изге саф күз яшьләре. Н.Исәнбәт. Галиулла да аны шундый ук пакь, саф мәхәббәт белән яратты. А.Шамов. Менә кемгә тапшырырга тиеш ул тормыш эстафетасын! Үзе кебек үк пакь җанга, хакыйкатьне кыйбла итеп алучыга. Ф.Бәшир 4) күч. Тап төшерелмәгән, кара ягылмаган, хур ителмәгән. Халкымның вөҗданы шикелле Саф безнең, пакь безнең байраклар. Һаман да көрәшкә чакырып яналар бу якты маяклар. Ф.Яруллин Миңа бу депутатның соңгы сүзе ошады: «Партиябезнең пакъ исемен оппонентлардан пычраттырмас өчен, үз теләгем белән китәм». Безнең гәҗит 2. рәв. мәгъ. Чиста итеп, пөхтә итеп. Үзе һичбер авыл малаена чагыштырылмас мәртәбә пакь кенә, чибәр генә киенә. Г.Ибраһимов |