ПАКТ и. лат. Аеруча зур сәяси әһәмияткә ия булган халыкара килешү. Билгеле булганча, 1939 елның 23 августында Гитлер белән Сталин арасында бер-береңә һөҗүм итмәү буенча Пакт төзелә. М.Гайнуллин. Берләшкән милләтләр системасында «кеше хокуклары турындагы пакт эшләп чыгарырга кирәк» дигән карар кабул ителде. Хокук һәм сәясәт. Әлеге иҗтимагый пакт нигезендә парламент партияләре чит илдән бернинди ярдәм алмаска, «алар сыбызгысына биемәскә» тиеш була. Ватаным Татарстан |