ПАКИЗӘ с. фар. иск. 1. 1) Чиста, керсез, пөхтә, пакь, таза. Йортларының эчләрен тышларына кадәр тәэсир итәр дәрәҗәдә пакизә итә алган бу авылның татарлары белән үземнең кардәшлегемне мин --- аермачык сизә идем. Ф.Әмирхан. Раббел Хак бу турыда болай ди: «Сезгә никахланган вакытта мөэминә хатыннардан пакизә булганнары да хәләл һәм китап әһелләреннән пакизә булган хатыннар да хәләл». Безнең гәҗит 2) Керсез, саф күңелле. Бер дөхтәре пакизә гәүһәремезне һәр кичәдә йокларга яткан җиреннән алып китәләр, таң беленгәч, янә китереп куялар. К.Насыйри. Бичара кыз, тәҗрибәсез пакизә булдыгыннан, аның сүзләренә ышанган. Шура 2. рәв. мәгъ. Пакь килеш, чиста хәлдә, саф булып. Кыз булсаң, пакизә бул. Мәкаль. Мөбарәк күзенә сөрмә тарта, тырнакларын озын йөртүне сөйми, чәчләрен майлап пакизә йөртә, хуш исле майлар сөртә, пакизә вә хуш исле булып йөрүләрен сөя вә шуңа кызыктыра. Татарлар |