ПАКЕТЛЫ с. 1) Пакетларга салып ябыштырылган. Пакетлы бөтнек чәен кайнар суга тыгып торып, аз гына суынгач, күз кабагы өстенә куегыз. Шәһри Казан. Сөт кирәксенгән кешеләр бик күп, бигрәк тә сөтле чәй эчәргә яратучы татар апалары, кем сөт сата икән дип, өй борынча эзләнеп йөрми, ә кибеттән пластик шешәлесен яки пакетлысын алып кайтып куллана. Татарстан яшьләре. Офис хезмәткәрләре куллана торган пакетлы чәйдә кофеин күп була. Кәеф ничек? 2) Пакетка (5 мәгъ.) ия булган. Мондый юмартлык, бер яктан, кыйммәтле кәгазьләрнең зур пакетлы акционерлар кулында тупланып бетүен күрсәтсә, икенче яктан, «Татнефть»нең 2007 елда аеруча уңышлы эшләвен раслый. Ватаным Татарстан |