ПАКЕТ и. фр. 1) Зур булмаган кәгазь яки полиэтилен капчык, янчык. Әзер чималны салкынча коры урында кәгазь пакетларга салып сакларга кирәк. Дару кабарга ашыкма. Җиләкне, юмыйча, дымны үткәрми торган пакетта сакларга кирәк. Өегез ямьле булсын. Кеше аз вакытта бигрәк тә, алар кулларына пакет яисә перчатка кимичә генә печенье, прәннек ише азык продуктларын пакетларга тутыралар. Акчарлак 2) Төргәк, кап. Ул аны каршыдагы кибеткә алып керә дә ике пакет он алып бирә. Г.Гобәй. Пакетларның тышында бу ашламаларны куллану буенча рекомендацияләр бар. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре 3) к. конверт. --- губернатор тарафыннан бирелгән әмер буенча, почта илә килгән барлык хатларны полиция ачып, эчендә политический сүзләр юкмы дип укып, янәдән шул пакетларына салып җибәреләдер иде. Ш.Маннур 4) Рәсми хат; документлар салынган, махсус мөһер салынган конверт. Аның да кыска койрыклы атка яисә мотоциклга атланып, яшерен пакетлар, приказлар, фәрманнар йөртәсе килде. К.Тинчурин. Аннан бутылкага охшаган бер граната белән яхшылап яулыкка төрелгән пакет килеп чыкты. Пакетның уртасына зур гына итеп сургучтан печать сугылган иде. Ә.Айдар 5) Рәсми кәгазьләр, документлар комплекты 6) информ. Үзара бәйләнешле компьютер программалары җыелмасы. Һәрбер блок «конверт»ка куелган кебек була, шуның нәтиҗәсендә пакет барлыкка килә. --- Пакет мәгълүматларның үзен дә һәм эш өчен кирәк булган информацияләрне дә үз эченә ала. Гомуми информатика |