ПАЙЧЫ и. 1) Уртак чыгымга катнашучы кеше. Элегрәк, теге яки бу нәрсә кайтса, пайчылар исемлеге төзеп, граммлап өләшәләр иде. Р.Рахман 2) Уртак финанс эшләрдә катнашучы кеше; пайга керү нигезендә төзелгән оешманың әгъзасы. Пайчыларның чыгымнарын хәвеф-хәтәрдән саклау өчен, пай фондының эшендә бер үк вакытта берничә компания катнаша. Гомуми капиталны булдыруда катнашкан пайчылар «дивиденд» дип атала торган үзләренең табыш өлешләрен дә алырга тиешләр. Ватаным Татарстан. Пайчылар елына бер мәртәбә 666,97 сум күләмендә җир салымы түлиләр. Өмет |