ПАЙТӘХЕТ и. фар. 1) к. башкала. Истанбул шәһәре – Төркиянең пайтәхете дигән хакыйкатьләр – бөтен милләтләргә гам нәрсәләр. Ф.Әмирхан. Көнбатыш Двинаны үттек тә без яңа илгә – Литвага, аның пайтәхете Ковнога киттек. Г.Гобәй. Пайтәхеткә язган үтенечләр җавапсыз кала. Ә.Кәримуллин 2) күч. Нәрсәнең дә булса мәркәзе, үзәге. Кайтамын туган ягыма Елның бай вакытында; Утырам Казан артында – Телнең пайтәхетендә. С.Хәким |