ПАЙ и. фар. 1) Бүлеп биргәндә җан башына, исәптәге кеше башына туры килә торган өлеш. Башын башка, аягын аякка ботарламыйча пай чыкмый. Мәкаль. Ул аталарыннан еш кына акча һәм күчтәнәч алып тора, бүгенге юача белән чикләвек аның пае иде. Ә.Фәйзи. – Алдап-йолдап безнең пай җирләрен алды да хәзер сөйләнеп торган була, – диде Сәлим. Ф.Хәбибуллин 2) Уртак чыгымга катнашучыларның шул чыгымга керткән исәпле өлеше. Пае бар ич, юккамы шул хәтле тырыша дип беләсең? Ш.Камал 3) күч. Бәхет, өлеш, насыйп. Үз паеңны ташлап, кеше пае артыннан йөрмә. Мәкаль ◊ Пайга керү Берничә кеше, уртаклашып, күп акча таләп итә торган берәр эшкә керешү. Байга кергәнче, пайга кер. Мәкаль. Пай салу Кешеләр белән уртаклашып, өлеш җыеп, кирәк кадәр акча туплау. Бер заманны ярлылар да чәй эчә иде май кабып, Инде бер шакмак шикәр юк, чәй алалар пай салып. Ш.Бабич |