ПАЖ и. фр. тар. 1) Урта гасырларда Көнбатыш Европа илләрендә сарай хадиме булып, берәр асылзадәгә хезмәт итүче дворян улы – үсмер яки егет. Үзенең чын йөзендә: Бегемот – ябык кына яшь кеше, шайтан – паж булып күренә. Әкият. Граф пажына сукмакчы була, ләкин ялгыш Фигарога кундыра. М.Җәлил 2) Иске Россиядә өстен хокуклы хәрби училище (пажлар корпусы) шәкерте. Минем буылып ютәлләвемә игътибар итмичә, пажлар уза торалар. Р.Батулла. Академия ул, минем карашымча, әгәр тарихтан хәтерләсәгез, патша вакытындагы Царское Село лицее, Паж корпусы, Преображенский полк кебек. Р.Мирхәйдәров |