ПАЁК и. рус Билгеле бер срокка һәм билгеле бер күләмдә бирелә торган азык-төлек. Менә следователь килгәч, тагын өстәмә паёк алырсың, бас аягыңа! И.Салахов. Өндәү-димләүләр – политрук эше, ул шуның өчен паёк ала, шуның өчен казна киемен туздыра. Г.Бәширов. Тик ничек кенә булмасын, акча һәм паёк китерә торган укымышлы килен алдында куштанланырга Корбангали карт тәмам өйрәнеп җитте. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә