ПАДИШАҺЛЫК и. иск. к. патшалык. Тәхет өстендә бер падишаһ утырмыш: ак сакалы – күкрәгендә, падишаһлык таҗы – башында, алтын кәмәр – билендә, падишаһлык киеме – иңендә. К.Насыйри. Кечкенә бер халыкның зураеп падишаһлык ясавы, ул падишаһлыкның дөньяның иң зур падишаһлыклары арасына керүе, соңыннан аның акрын-акрын гына җимерелүе күз алдымнан кичте. Г.Исхакый. Алладан сораган идең, ул изге сәгатьтә сиңа шул падишаһлыкны бирде. Һ.Атласи |