ПАДЕГРАС и. фр. сәнг. Салмак нәфис хәрәкәтләрдән торган парлы бию. Уртада пар-пар тезелешеп падеграс бииләр. Г.Мөхәммәтшин. Укучылар хореография укытучысында мастер-класслар ала һәм балның төп элементлары булып саналган бию формаларына: вальс, полонез, падеграс һәм полькага өйрәнә. Р.Батулла |